Максим Забелин Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе вазифасыннан китә. Ул иртәгәдән Мәскәү өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгын җитәкләячәк. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә хәбәр итте.
“Максим Забелин медицинага кайтырга булды. Аңа җитди тәкъдим килде – ул Мәскәү өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгын җитәкләячәк, – диде Радий Фәрит улы. – Максим Васильевич иртәгәдән үк яңа вазифа башкаруга керешәчәк".
Радий Хәбиров Максим Забелинга эше өчен рәхмәт белдерде.
“Ул алты ел безнең белән эшли. Сәламәтлек саклау тармагы өчен иң катлаулы вакытларда республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгын җитәкләде. Аннары төбәк Башлыгы хакимиятен җитәкләде. Сәяси вакыйгалар үткәрүгә һәрвакыт җитди карады. Барысын да нәтиҗәле эшләде. Сезгә намуслы, җаваплы эшегез өчен рәхмәт белдерәсем килә һәм уңышлар телим”, – диде Радий Хәбиров.
Ул Максим Забелинны нәтиҗәле һәм намуслы хезмәте өчен Салават Юлаев ордены белән бүләкләде.
Соңрак Максим Забелин үзенең телеграм-каналында “Башкортстанда уздырган алты ел тормышымның мөһим һәм бай өлеше булды” дип язды.
“Башкортстанда гаҗәеп игелекле кешеләр яши, һәм мин бу бердәм команданың бер өлеше була алганлыгым белән горурланам. Башкортстан минем йөрәгемдә аерым урын алды, һәм мин үзем белән иң җылы һәм якты истәлекләрне генә алып китәм. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә”, – дигән ул.