Барлык яңалыклар
Яңалыклар
10 ноябрь , 23:29

Уфада студент отрядлары слеты тәмамланды

Быел бу яшьләр чарасы ике түгәрәк датага туры килде.

Уфада студент отрядлары слеты тәмамланды
Уфада студент отрядлары слеты тәмамланды
Уфада Идел буе федераль округы студентлар отрядының ХIV слеты тантаналы ябылды. Слет 14 төбәктән меңгә якын студентны үзенә туплады.
Быел бу яшьләр чарасы ике түгәрәк датага туры килде. Алар: Русиядә студентлар хәрәкәте оешуының - 65 еллыгы  һәм бүгенге студентлар отряды оешуының - 20 еллыгы. 
Тантанагы җыелучылар каршында БР яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Вито Сабиров, Идел буе федераль округының студентлар отрядлары штабы җитәкчесе Алексей Нагин һ.б. чыгыш ясады. 
Слетны ябуның тантаналы өлешеннән соң күңел ачу программасы һәм бүләкләү тантанасы башланды.  Кичәдә "Яхшы боец", "Яхшы комиссар", "Яхшы студент отряды", "Яхшы студент отряды командиры" һ.б. номинацияләрдә иң яхшы катнашучылар билгеләнде. Кыскасы, студентлар яшьләргә хас булганча дәртле итеп күңел дә ачты, яңа дуслар да тапты. 
 
Фото: resbash.ru
 
 
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: