Уфага Идел буе федераль округыннан бер мең студент отряды килде.
Кичә шәһәрнең мәдәни-ял итү үзәгендә Идел буе федераль округының студентлар отрядларының XIV слетын ачу тантанасы узды. Анда илнең 14 төбәгеннән студентлар җыелды.
Рәсми өлеш РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленең иҗтимагый проектларны гамәлгә ашыру департаменты башлыгы Дмитрий Соловьевның сәламләвеннән башланды. Ул федераль округта 50 мең студотрядчы исәпләнә, дип сөйләде. Ә быелгы слетка яшьләр генә түгел, ветераннар да килде.
– Студент отрядлары алар ярдәмендә безнең гомуммилли, мәдәни, социаль һәм икътисадый кодыбызның бер өлеше булды. Һәм хәзерге яшьләр – бу кодны саклау һәм үстерү ышанып тапшырылган кешеләр. Студент отрядлары – профессионализм, лидерлык һәм иҗат мәктәбе, – диде Дмитрий Соловьев.
Радий Хәбиров исеменнән катнашучыларны БР Башлыгы хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча беренче урынбасары Азат Бадранов сәламләде.
– Студент отрядлары командирларына илебез тарихына һәм икътисадына, иң мөһиме, үзегезнең аякка басу тарихына зур өлеш кертүегезне телим, – диде ул. – Студотрядлар гаиләсе рухны, характерны чыныктыра, һөнәри сыйфатлар үстерә һәм иптәшлек, туганлык мохитен булдыра.
Слетта катнашучы егет-кызларны өч көн дәвамында бик күп кызыклы чаралар көтә. Алар арасында – һөнәри конкурслар, “СО.Смехом” юмор фестивале, Идел буе федераль округы студотрядларының “Мисс” һәм “Мистер” исемнәре өчен көрәш. Моннан тыш, студентлар партнерлар һәм предприятиеләр белән танышачак, бу аларга эшкә урнашуда яңа мөмкинлекләр ачачак.