Бүген, 8 ноябрьдә, Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы җыелышта катнашты.
Чарада катнашучылар хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган эчке эшләр хезмәткәрләрен бер минут тынлык белән искә алдылар.
Төбәк җитәкчесе Эчке эшләр министрлыгының шәхси составын һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, шулай ук республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.
– Сез хокук тәртибе сагында нык торасыз, безнең тыныч тормышыбызны саклыйсыз. Югары профессионализм, батырлык, эштәге принципиальлек сезгә криминалга каршы уңышлы көрәшергә, җәмәгать тәртибен тәэмин итәргә ярдәм итә. Быел полиция тарафыннан 20 меңнән артык җинаять ачылган, – диде Радий Хәбиров. – Безнең уртак максатыбыз – сәяси тотрыклылыкны саклау, дәүләт төзелеше һәм гражданлык җәмгыяте нигезләрен ныгыту.
Башкортстан Башлыгы әйтүенчә, республикадан эчке эшләр органнарының күп кенә хезмәткәрләре махсус хәрби операция бурычларын уңышлы үти. “Без үзебезнең сугышчыларыбыз белән горурланабыз, аларга ярдәм һәм рәхмәт сүзләрен юллыйбыз. Аларны җиңү белән исән-сау көтәбез!” диде төбәк җитәкчесе.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министры Александр Прядко шәхси состав исеменнән нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен төбәк җитәкчелегенә өчен рәхмәт белдерде.
– Быел без республика буенча Эчке эшләр министрлыгы оешуга 105 ел тулуны билгеләп үтәбез. Бөтен шәхси составны һәм ветераннарыбызны чын күңелдән һөнәри бәйрәм белән котлыйм. Сезгә намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Киләчәктә дә үзебезнең һөнәри бурычыбызны намус белән үтәрбез һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләре исемен лаеклы йөртербез дип ышанам, – диде Александр Прядко.
Тантаналы чарада шулай ук хокук саклау органнары җитәкчеләре, эчке эшләр министрлыгы ветераннары чыгыш ясады.