Быел кыш беренче көннән үк үзенең кышлыгын күрсәтмәкче булды, ахрысы: карны мулдан өләшә.
Уфада бер тәүлек эчендә 28 сантиметрлык явым-төшем теркәлде, бу айлык норманың өчтән бер өлеше дигән сүз. Һава торышы начар булу сәбәпле, коммуналь хезмәтләргә дә җиңне ныклы сызганырга тура килде.
Алдагы көннәрдә дә кайсыбер районнарда бозлавык, җепшек кар, юлларда кар өелү, бозлавык фаразлый Башгидромет хезмәткәрләре.
Бүген, 8 ноябрьдә, республикада аязучан-болытлы һава торышы булачак. Кар явачак, көндез ул җепшеккә әйләнәчәк. Кайсыбер районнарда бозлавык, чыбыкларга һәм агачларга җепшек кар сыруы, юлларда кар өелүе күзәтеләчәк, бозлавык булачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан.
Һава температурасы көндез 0, -5 градус тирәсе булачак.