Башкортстанда ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевка һәйкәл ачылачак.
Илеш районы башлыгы Илдар Мостафин социаль челтәрләрдә бәян итүенчә, монумент М7 федераль трассасында урнаштырылачак.
– Монтаж эшләре геройның кече ватаны – Илеш районының Бишкурай авылы янында бара. М7 федераль трассасында һәйкәл кую үтеп баручы күп кешеләргә аның казанышларын искә төшерергә һәм батырлык белән илһамланырга мөмкинлек бирәчәк, – ди Илдар Мостафин.
Белешмә:
Муса Гәрәев – ике тапкыр Советлар Союзы Герое. Фронтта легендар ИЛ-2 штурмовигында сугышкан. Ул Сталинградтан Пиллауга кадәр юл үтә, 250 хәрби очыш ясый. 1943 елда Донбассны азат итү барышында Муса Гәрәев дошман аэродромында дистә ярымга кадәр самолетны юк итә. Һәм бу – безнең геройның бик күп батырлыкларының бер очрагы гына.