Алдагы көннәрдә Башкортстанда -11 градуска кадәр суытачак, дип хәбәр итәләр синоптиклар.
Башгидромет мәгълүматлары җуенча, бүген республикада яңгыр явачак, урыны белән көчле яңгырлар явуы да ихтимал. Һава температурасы көндез +3, +8 градус булачак.
Якшәмбе көнне (3 ноябрьдә) җепшек карга күчүчән яңгыр яумакчы, юлларда урыны белән бозлавык булачак, электр чыбыкларына һәм агач ботакларына җепшек кар ябышуы ихтимал. Һава температурасы төнлә +1, -4 градус, көндез - 3, + 2.
4 ноябрь көнне урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә -1, -6 градус, аязытканда -11 градуска кадәр, көндез 0, -5 градус.
Кышка да әллә ни күп вакыт калмагандыр...
Чыганак: bashinform.ru