Бүген, ягъни 1 ноябрьдә, республика җитәкчесе Радий Хәбиров төбәкнең террорга каршы комиссиясе һәм оператив штабы белән берлектәге утырышын үткәрде. Көн тәртибендә республика сәнәгать объектларын террористик, шул исәптә, пилотсыз очу аппаратлары кулланылган һөҗүмнәрдән саклау мәсьәләсе тикшерелде. Утырышта көч структуралары, министрлыклар, ведомстволар вәкилләре, республиканың эре сәнәгать объектлары җитәкчеләре катнашты.
Төбәк җитәкчесе 31 октябрьдә дошманның 3 пилотсыз очу аппаратының Уфаның ягулык-энергетика комплексы предприятиеләренә һөҗүм ясавен белдерде.Радий Хәбиров белдерүенчә, БПЛАның беренчесе дронга каршы корылма белән бәрелешкән, калган икесе объектлар территориясеннән читтә төшкән. Корбаннар һәм җимереклекләр юк, предприятиеләр штат режимында эшли.
Башкортстан җитәкчесе пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме вакытында төбәк оператив хезмәтләренең үз бурычларын вакытында үтәүләрен билгеләде. Радий Хәбиров мөһим сәнәгать объектларын террористик һөҗүмнәрдән саклау буенча үткәрелгән эшләре өчен предприятие җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.
Утырышта катнашучылар республика сәнәгать предприятиеләренең хәвефсезлеген арттыру буенча тәкъдимнәрне тикшерде.
БР Башлыгы сайтыннан.