Зилаер районының Сабыр авылы җирен төяк иткән Үсәргән ыруының тарихына, туган җиренә нигез салган Сабыр Котлыбәков истәлеген мәңгеләштерү максатында һәм Сабыр-Үсәргәннәр җире икәнлеген белдерүче стеланы ачу чарасы үткән.
Чарада район хакимияте башлыгы урынбасары Илшат Солтангәрәев, Зилаер районының Үсәргәннәр кор башы, район башкортлары корылтае әгъзасы Илдар Кодашев һәм башка чакырылган кунаклар катнашкан.
Тарихи мәгълүматлар буенча, Сабыр авылында 3 мәчет булган. Тик алар бүгенге көнгә кадәр сакланмаган. Авыл халкы ярдәме белән борынгы мәчетләрнең берсенең нигезенә мәчет манарасы макеты утыртылган.
Чыганак: Зилаер районы хакимияте.