Барлык яңалыклар
Яңалыклар
1 ноябрь , 19:58

Үргендә бәлеш бәйрәме үткән

Мәдәният йорты фойесын хуш исләр аңкып торган төрле камыр ашлары бизәгән.

Үргендә бәлеш бәйрәме үткән
Үргендә бәлеш бәйрәме үткән

Зианчура районының Үрген авылында "Бәлеш-фест" бәйрәме үткәргәннәр. Авыл халкы үзенең аш-су осталары белән дан тота. Бу якларда бигрәк тә бәрәңге бәлешен оста пешерәләр. Бәлеш рецептын буынга-буынга тапшыра киләләр. Фестивальдә хуҗабикәләр бәлеш пешерү серләре белән бүлешкән.
Әлеге гастрономик бәйрәмгә килүчеләрне "Еҙәй" фольклор ансамбле үзенең чагу чыгышы белән каршы алган. Мәдәният йорты фойесын хуш исләр аңкып торган төрле камыр ашлары бизәгән. Үзе яшәгән тирәлекне танытучы һәр команда кунакларны аш-су төрлелеге белән сокландырырга тырышкан. Кунакларның төрле рецептлар буенча пешерелгән бәлешләрне тәмләп карау мөмкинлеге булган.

"Зианчуринские зори" сайтыннан.

Үргендә бәлеш бәйрәме үткән
Үргендә бәлеш бәйрәме үткән
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: