Ozon маркетплейсы 1 ноябрьдән күпчелек товарлар өчен соңыннан түләүне туктата. Ягъни бүгеннән күпчелек категория товарлар өчен заказ ясаганда ук түләргә туры киләчәк.
Ozon бу яңалыкны сатучыларның логистикага чыгымнарын оптимальләштерү белән аңлата. Бу маркетплейс товарларны бушлай китерә, һәм ул, кайсыберләрдән аермалы буларак, кире кайтару өчен акча алмый иде. Ә шул ук вакытта барлык транспорт чыгымнары сатып алучыларга түгел, ә сатучылар иңенә төшә (хәер, ул чыгымнар башта ук бәяләргә салынадыр инде – авт. ), диләр. Компаниядә әйтүләренчә, товар өчен соңыннан түләү заказлар санын арттыру ягыннан үзен аклаган, әмма хәзер маркетплейс башка мөһим бурычларга – тиз логистикага, ИТ-системаларның тотрыклы эшләвенә күбрәк игътибар бирергә ниятли.
Шулай да, товар өчен кулга алганнан соң түләү мөмкинлеге фешен-категорияле – кием, аяк киеме, аксессуарлар һәм кайбер башка киеп карарга кирәк булган – товарлар өчен сакланачак. Шулай ук сатып алучыга визуаль яктан карарга яки бәяләргә кирәк булган кайсыбер товарлар өчен дә калачак: мәсәлән, спорт киемнәре һәм инвентарь – тимераяклар, бутслар, чаңгы ботинкалары һәм башка шуңа охшаш позицияләр өчен.
Әйткәндәй, 31 октябрьгә кадәр рәсмиләштерелгән заказларны, хәтта аларны соңрак китерсәләр дә, клиентлар алган вакытта түли алачак.