Барлык яңалыклар
Яңалыклар
1 ноябрь , 16:06

Авыл хуҗалыгы уңганнары бүләкләнде

1 ноябрьдә республика Башлыгы Радий Хәбиров авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Авыл хуҗалыгы уңганнары бүләкләнде
Авыл хуҗалыгы уңганнары бүләкләнде
Республика агросәнәгать комплексының 58 хезмәтчәненә орденнар, медальләр, мактау грамоталары, рәхмәт хатлары һәм мактаулы исемнәр бирелде.
Башкортстан Русиянең алдынгы аграр төбәкләре арасына керә. Башкортстан сөт, сыер ите, бал һәм кымыз җитештерүдә алдынгы урыннарны били. 
Быелгы һава шартлары авыл хезмәтчәннәрен җитди сынады, дип билгеләде Радий Хәбиров. Катлаулы һава торышы шартларына карамастан, аграрийлар мул уңыш җыйды - 3,2 млн. тонна.  Техник культуралар уңышы да яхшы - 2,5 млн. тоннадан артык шикәр чөгендере  һәм 600 мең тоннадан артык май культуралары уңышы җыеп алынды. 
Терлекләр кышка азык белән тәэмин итеклгән.  Тармакта  заманча җитештерү комплекслары сафка баса. Ясалма акыл, роботлар, бионтехнологияләр, пилотсыз очу аппаратлары аграрийларга ярдәмгә килә. Аларның барысы бергә хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга, тагын да мулрак уңыш алырга ярдәм итә.
Радий Хәбиров аерым рәхмәт сүзләрен белдереп, югары хезмәт казанышларына ирешүчеләргә лаеклы бүләкләр тапшырды.
 
БР Башлыгы сайтыннан.
Авыл хуҗалыгы уңганнары бүләкләнде
Авыл хуҗалыгы уңганнары бүләкләнде
Авыл хуҗалыгы уңганнары бүләкләнде
Авыл хуҗалыгы уңганнары бүләкләнде
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: