

Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, циклон процесслары активлашу белән республикада 1-3 ноябрь көннәрендә кар катыш яңгыр явуы һәм көчле җил чыгуы фаразлана. Урыны белән юлларда бозлавык булуы, җепшек карның электр чыбыкларына һәм агач ботакларына ябышуы көтелә.
Җомга һәм шимбә көннәрендә, 1 һәм 2 ноябрьдә, һава температурасы төнлә башлыча -2,+3°, көндез 0,+5° градус булмакчы.
Якшәмбедән, 3 ноябрьдән башлап, һава температурасы төнлә 0,-5° градускача түбәнәячәк, аязытканда -10° градуска кадәр суытачак, көндез термометр баганалары +2,-3° градус күрсәтәчәк.
Чыганак: bashinform.ru