Барлык яңалыклар
Яңалыклар
31 октябрь , 15:18

Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләү буенча Күзәтчелек советы составы киңәйде

Һәйкәлне реставрацияләү җәмәгатьчелек контролендә булачак. 

https://okn.bashkortostan.ru
https://okn.bashkortostan.ru

Республикада федераль әһәмияттәге “Салават Юлаевка һәйкәл” федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектын саклау (реставрацияләү) мәсьәләсе буенча “Башкультнаследие” каршындагы Күзәтчелек советы составы киңәйтелде һәм яңартылды.

Күзәтчелек советына танылган җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар һәм скульптура, төзелеш, архитектура, археология һәм башка юнәлешләр буенча танылган белгечләр керде. Мәсәлән, советның киңәйтелгән составына Русия скульпторы Салават Щербаков керде.

Күзәтчелек советының максаты – Башкортстан символы булган һәйкәлне реставрацияләү процессына җәмәгать контролен тәэмин итү.

Күзәтчелек советы составы белән Башкортстан мәдәни мирас объектларын дәүләт саклау идарәсе сайтында танышырга мөмкин.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: