Барлык яңалыклар
Яңалыклар
31 октябрь 2024, 19:52

Очрашу урыны – “Йолдызлы” паркы

Шәһәр халкы яңа парк турында шулай ди. 

“Бердәм Русия” төбәк бүлеге матбугат хезмәте.
“Бердәм Русия” төбәк бүлеге матбугат хезмәте.

Октябрьскийда яңартылган “Йолдызлы” паркы – яңа шәһәр мохите символы ачылды.

Октябрьский шәһәрендә “Бердәм Русия”нең Халык программасы кысаларында башкарылган “Йолдызлы” паркын төзекләндерү тәмамланды. Өч ел эчендә Шашин һәм Закиров урамнарындагы территория ял итү һәм очрашу өчен заманча һәм уңайлы зонага әверелде. Биредә сәхнә, балалар мәйданчыгы, спорт зонасы, җәяүлеләр фонтаны һәм этләр белән йөрү өчен уңайлы сквер барлыкка килде.

Быел көз паркта яңа җәяүле зона да барлыкка килде. Хәзер җәяүлеләр юллары паркның – Шашин һәм Закиров урамнарыннан алып Мәскәү проспектындагы скверга кадәр – барлык төп нокталарын тоташтыра. Юллар яктылык, эскәмияләр һәм урналар белән җиһазландырылган, бу паркны кичке һәм гаилә белән йөрү өчен аеруча уңайлы итә.

“Матур, шәп парк! Барысы да уйланылган – Мәскәү проспектындагы сквердан “Йолдызлы” үзәгенә җиңел генә килеп була. Беренчел бүлекчә әгъзалары һәм хезмәттәшләрем исеменнән “проект уңышлы булды” дип әйтә алам”, – диде районда яшәүче Олеся Шәйбәкова.

Бүген парк очрашулар һәм шәһәр чаралары үткәрү өчен төп урыннарның берсенә әверелде, Октябрьскийның уңайлы һәм динамикалы үсүче шәһәр статусын ныгытты.

 

“Бердәм Русия” төбәк бүлеге матбугат хезмәте.
“Бердәм Русия” төбәк бүлеге матбугат хезмәте.
“Бердәм Русия” төбәк бүлеге матбугат хезмәте.
“Бердәм Русия” төбәк бүлеге матбугат хезмәте.
“Бердәм Русия” төбәк бүлеге матбугат хезмәте.
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: