Барлык яңалыклар
Яңалыклар
31 октябрь 2024, 12:50

Бәхил бул, Нурия апа...

Радио ветераны, бик күп җырлар авторы Нурия Абдуллина вафат...

https://vk.com/uldash_fm
https://vk.com/uldash_fm

Радио ветераны, алып баручы, журналист, бик күп җырлар авторы, җырчы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нурия Абдуллина вафат. Бу кайгылы хәбәрне “Юлдаш” радиосы хезмәткәрләре хәбәр итте.


Нурия Насыйбулла кызы Абдуллина 1957 елның 15 мартында Әлшәй районының Баязит авылында туган. 1973 елда Уфаның 1нче мәктәп-интернатын тәмамлый. Артабан Уфада музыка-педагогика училищесында махсус урта белем ала.

Хезмәт эшчәнлеген Зианчура районында башлый. 1994 елдан Башкортстан укытучыларның белемен камилләштерү институтында музыка кабинеты методисты булып эшли.

1996 елда “Башкортостан” телерадиокомпаниясенә эшкә килә. Радиода бик күп уңышлы проектлар алып бара. “Кунак өй” программасы инде күп еллар эфирда уңышлы бара. Нурия Абдуллина башлаган “Сөенче, бәби туган” рубрикасы “Юлдаш”та иң озын гомерлесе булды, диләр коллегалары.  Ул әлегә кадәр эфирга чыга, тыңлаучыларның иң яратканнарының берсе булып кала.

Нурия Абдуллина җырчы, үзешчән композитор, башкорт халык җырларын башкаручы буларак та танылды. Ул иҗат иткән җырлар сәнгать сөючеләрнең күңелен яулады. “Исән йөрегез, балам”, “Ризыкларың өзелмәгән”, “Ялгызларны кемнәр яратыр?” җырлары бүген дә репертуарлардан төшми.

Нурия Насыйбулла кызы озак еллар авыр чиргә каршы көрәште...

Мәрхүмәнең туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.


Мәгълүм булуынча, хушлашу 1 ноябрьдә Телеүзәктә үтәчәк, 10.00 сәгатьтә башлана.



Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: