1-3 ноябрьдә Рима Баталова исемендәге Спорт әзерлеге үзәгендә “Zaщитник” көрәш марафоны уза. Ул XX Халыкара сугышчан сәнгать спартакиадасына сайлап алу этабы булып тора.
Чара кысаларында ярышлар, фестиваль программалары һәм 15 дисциплина буенча популяр спорт һәм көрәш төрләре буенча күрсәтмә чыгышлар уздырылачак.
Махсус хәрби операция барышында һәлак булган Русия Геройлары истәлегенә «Үз Донбассын яклап» мемориаль күргәзмәсе, ветераннар белән очрашулар оештырыла.
Проектта вуз һәм ссуз спортчы студентлары, шулай ук Русия Федерациясенең төрле төбәкләреннән урта белем бирү учреждениеләренең югары сыйныф укучылары катнашачак.
Урал һәм Идел буе федераль округыннан 2000нән артык катнашучы килүе көтелә. Ярыш программасы нәтиҗәләре буенча мәгариф оешмалары арасында гомум команда зачеты ясалачак.
"ZАщитник" көрәш марафоны 2 ноябрьдә көндезге сәгать өчтә тантаналы рәвештә ачыла.