Барлык яңалыклар
Яңалыклар
25 октябрь 2024, 18:58

IT-компанияләр өчен салым күләме кими

Бу чара безнең технологик секторга ярдәм итүдә һәм аны үстерү өчен уңайлы шартлар тудыруда мөһим адым булып тора.

IT-компанияләр өчен салым күләме кими
IT-компанияләр өчен салым күләме кими

25 октябрьдә Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтае тарафыннан «салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшчәнлек алып баручы салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен салым ставкаларын билгеләү турында» закон кабул ителде. Закон санкцион басым шартларында IT-эшмәкәрлекне саклап калуга юнәлдерелгән.

– Бу чара безнең технологик секторга ярдәм итүдә һәм аны үстерү өчен уңайлы шартлар тудыруда мөһим адым булып тора. Салым йөкләнешен киметү яңа инвестицияләр җәлеп итәргә, эш урыннары булдырырга һәм заманча технологияләрне кертүне тизләтергә мөмкинлек бирәчәк. IT-секторга дәүләт ярдәме – ул bкътисадb чара гына түгел, ә тотрыклы һәм конкурентлыкка сәләтле икътисад формалаштыруга таба бер адым да, – дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры вазифасын башкаручы Геннадий Разумикин.

Хәзер мәгълүмати технологияләр һәм санлы продуктлар эшләү өлкәсендә үз эшчәнлеген гамәлгә ашыручы компанияләр салым салуның гадиләштерелгән системасын куллануга бәйле рәвештә алына торган салым ставкаларыннан файдалана алалар. Керемнәрдән 1% яки табыштан 5% салым ставкалар урынына 6% һәм 15%. Компаниянең Русия санлар министрлыгына дәүләт аккредитациясе кирәкле шарт булып тора. Башкортстан IT-компаниясе өчен салым 2022 елдан 2024 елга кадәр киметелде.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: