-2 °С
Кар
Киләсе 2025 ел Башкортстанда Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары елы дип игълан ителәчәк.
Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Киртәләрне җимереп” форумының пленар утырышында хәбәр итте. Тиешле указ якын арада имзаланыр дип көтелә.
Төбәк җитәкчесе әйтүенчә, әлеге карарны кабул иткәндә махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм генерал Шәйморатов ордены кавалерларының мөрәҗәгатьләре исәпкә алынган.