Менә дүрт ел инде илебез киңлекләрен «Җиңү поезды» иңли. Аның күчмә экспозициясе бу вакыт эчендә Русия төбәкләре һәм Белоруссия җире аша 200 мең километр ара үткән, барлыгы 395 тукталыш ясаган.
Һәм менә 10 күргәзмә-вагоннан торган поезд 23 нче октябрь иртәсендә Уфа тимер юл вокзалына килеп туктады. Ике көн эчендә уникаль күчмә күргәзмә-музей белән йөзләрчә кеше танышты.
«Җиңү поезды» — ул дөньядагы иң беренче интерактив күргәзмә, иммерсив инсталяция. Ягъни музейга килеп керү белән син технологияләр ярдәмендә образлар дөньясына чумасың. Үзең дә сизмәстән Бөек Ватан сугышы чорына эләгәсең һәм күргәзмә тамашачысыннан вакыйгаларда катнашучыга әвереләсең. Күргәзмә үтә тәэсирле, технологиянең бөтен мөмкинлекләре кулланып эшләнгән. 50 видеопроектор, 18 видеостена, 121 тач-өстәл (сенсор өслекле өстәл) яктырту һәм тавыш эффектлары Бөек Ватан сугышы чоры картиналарын сурәтли. Боларның барысы бергә экспозицияне үтә тәэсирле һәм онытылмаслык ясый. Шул дәһшәтле чорда яшәгән кешеләрнең балавыздан ясалган сыннары сиңа карап тора, синең белән сөйләшә, «Сез безне онытмадыгызмы?» диеп эндәшәләр сыман.
Ун вагонның иң беренчесе кешелек тарихындагы иң куркыныч сугыш башланачагын әлегә белмәгән, иртәгәсе көнгә зур хыяллар төзеп яшәүче бәхетле кешеләр тормышын чагылдыра. Бөек Ватан сугышы чоры икенче вагоннан башланып, соңгы унынчы вагонга кадәр бара. Өченче вагон — сугышка китүче солдатларны, дүртенчесе — концентрацион лагерьны, бишенчесе — санитар, алтынчысы — мунча һәм кер юу, яралыларны юындыруны, җиденчесе —Лениград блокадасын, сигезенчесе — штабны (совет генераллары солдатлар артыннан өлгерер өчен вагоннарда күп яшәгән), тугызынчысы — Нюрнберг процессын, ягъни фашист хәрби җинаятьчеләр өстеннән суд процессын чагылдыра. Аңлашылуынча, вагонның соңгысы каһәрле сугышның бөтен авырлыкларын үз иңендә кичергән, Бөек Җиңү белән Туган җиренә әйләнеп кайтучы совет солдатларын чагылдыра.
«Җиңү поезды» дүрт ел буена Калининградтан алып Ерак Көнчыгышка кадәр, ягъни бөтен Русия буенча, зур һәм кечкенә станцияләрдә туктый-туктый бара. Әйткәндәй, бүген дөньяның бер музеенда да «Җиңү поезды»ндагы сыман бу кадәр күпфигуралы композицияләр юк.