Барлык яңалыклар
Яңалыклар
22 октябрь , 22:44

Бер миллион акчасын саклап калган

Мошенникларга акча күчергәнче, начальнигына шалтыратып сорарга булган...

Бер миллион акчасын саклап калган
Бер миллион акчасын саклап калган

Иглин районында яшәүче ханым аферистларга ышанмаган һәм миллион сумнан артык акча саклап калган. Пенсионер әби башта мошенникларга акча күчерергә ризалаша, ләкин үзенең элеккеге җитәкчесеннән килгән мәгълүматны тикшерергә була.

 Русия Эчке эшләр министрлыгының Иглин районы буенча бүлегенә 62 яшьлек пенсионер хатын мөрәҗәгать иткән. Ул пенсиягә чыкканчы, медицина учреждениесендә эшләгән, шуңа күрә хастаханәнең баш табибыннан килгән шалтырату аны бер дә аптыртмаган. “Начальник” ханымга шалтыратып, тиздән аның белән хокук саклау органнары хезмәткәре элемтәгә керәчәге турында кисәтә. Имеш, әбинең банкта яткан акчасына хакерлар һөҗүм иткәннәр һәм ул акчаларны икенче исәпкә күчерергә маташалар. Акчаларын саклап калырга тырышкан әби аферистлар кушкан бөтен күрсәтмәне дә үтәгән. Җинаятьчеләр аңа банкка кадәр барырга такси чакырткан һәм миллион сумнан артык сумманы исәптән алырга кушканнар. Банк хезмәткәренең акчаларны алуның ашыгычлыгы турындагы сорауларына пенсионер аларның шәхси ихтыяҗлар өчен кулланылуы турында хәбәр иткән.

Акчаларны банктан алгач, ул үзенең элеккеге баш табибына шалтыратырга булган. Әлбәттә, баш табиб бу хәлләрнең берсен дә белмәгән.

Шуннан соң пенсионер полициягә мөрәҗәгать иткән. Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: әгәр сезгә җитәкчегездән шалтырату килсә, аның кушуы буенча эш итәргә ашыкмагыз. Аның белән шәхсән элемтәгә керегез һәм мәгълүматны яңадан тикшерегез. Телефоннан нинди генә сылтау ишетелмәсен, акчагызны билгесез исәпләргә күчермәгез!

Башкортстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Фото: myslo.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: