Барлык яңалыклар
Яңалыклар
22 октябрь , 22:29

"Алло, сезгә МЧСтан шалтыраталар!"

Мошенниклар үзләрен МЧС белгечләре дип таныштырып чын бәясеннән күпкә кыйммәтрәк хакка автономияле янгын извещательләре сатып алырга үгетли. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

“Чынында янгын извещателе уртача 500 сум тора. Сез аны электроника кибетләреннән үзаллы сатып ала яисә интернетта заказ ясый  аласыз. Аннары, Башкортстанда социаль ярдәм күрсәтү программасы эшләп килә.  Гражданнарның  15 льготалы категориясе янгын извещателен бушлай алала. Игътибарлы булыгыз! Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре йортлар буйлап йөрми һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итүче җайланмаларны сату белән шөгыльләнми. Извещательләр дә, огнетушительләр дә сатмыйлар! Уяу һәм игътибарлы булыгыз”, – диләр БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: