Яңалыклар
21 Октября 2024, 06:33

Стәрлетамакта – яңа мэр

Шәһәргә яшь җитәкче билгеләнде. 

https://www.bashinform.ruhttps://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Бүген, 21 октябрьдә, Стәрлетамак шәһәр советы утырышында депутатлар хакимиятнең яңа башлыгы кандидатурасын раслады.

Мэр вазифасына элек башлыкның беренче урынбасары булган 33 яшьлек Эмиль Шәймәрданов билгеләнде.

Исегезгә төшерәбез, Стәрлетамакның элекке җитәкчесе Рөстәм Газизов, контракт вакыты тәмамлану сәбәпле, вазифасыннан киткән иде. Ул муниципалитет белән 2021 елның ноябреннән җитәкчелек итте.

Совет утырышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Ул Газизовка башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.

“Хакимият башлыгы вазифасында башкарган эшегез өчен сезгә рәхмәт белдерәм. Шушы өч ел эчендә сез командагыз белән шәһәрнең социаль-икътисади күрсәткечләрен яхшырттыгыз, төзекләндерү, инженерлык һәм социаль инфраструктураны үстерү буенча актив эшләдегез. Стәрлетамакны туристлар өчен танылган һәм популяр иттегез. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен күп эшләдегез. Сезнең компетенцияләр бүген республикага кирәк”, – диде Радий Хәбиров.

Ул башкарган эшләре өчен Рөстәм Газизовка “Хезмәт батырлыгы өчен” медален тапшырды.

Белешмә

Эмиль Шәймәрданов – Стәрлетамак егете. 2013 елда Башкорт дәүләт университетының юриспруденция белгечлеген тәмамлый. 2016 елда дәүләт муниципаль идарәсе белгечлеге буенча бакалавр дипломын ала. Аннары РФ Президенты каршындагы Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе магистратурасында укый.

Хезмәт юлын Мәскәү хөкүмәтендә милек-җир мөнәсәбәтләре һәм транспорт төзелеше бүлегенең әйдәп баручы белгече сыйфатында башлый. Аннан соң РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында һәм Мәскәү шәһәренең төзелеш департаментында төрле вазыйфаларда эшли.

2022 елның декабреннән хәзерге вакытка кадәр Стәрлетамак хакимияте башлыгының төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары була.

Өйләнгән, кыз үстерәләр.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас