Барлык яңалыклар
Яңалыклар
21 октябрь 2024, 11:33

Алдагы атнада 6 көн эшлибез

Нинди көн һәм кайчанга күчерелә?

Республиканың хезмәт инспекциясендә  алдагы атнада 6 көн эшләячәкбез икәнлеген искә төшерделәр: 2 ноябрьнең шимбәсе – эш көне. Аннары башкортстанлыларны 4 ноябрьдә билгеләнүче  Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан ике ял көне көтә. Эшләүчеләр  ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен  рациональ куллансын өчен  2 ноябрьдәге (шимбә) ял көне май бәйрәмнәре өзлексез булсын өчен  30 апрельгә (сишәмбе) күчерелгән.

"4 ноябрь эшләми торган бәйрәм көне булып санала, димәк, еллык түләүле отпуск бирелгәндә календарь ял көннәре санына кертелми, ягъни отпуск бер көнгә озайтыла. 2 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскара. 4 ноябрьдә эшләми торган бәйрәм көнендә эшкә чыгу өчен икеләтә күләмдә түләнә (РФ ХК 153 маддәсе) яки хезмәткәргә башка ял көне бирелә (отгул)", –  диләр төбәк дәүләт хезмәт инспекциясендә. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: