Башкортстанның күк йөзендә йолдызлар яңгыры күзәтеләчәк. 20 октябрьдән 21 октябрьгә каршы төндә Орионид метеор ташкыны үзенең иң югары ноктасына җитәчәк.
“Галлея кометасы кисәкчәләре барлыкка китергән бу агым 2 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр гамәлдә булачак. Метеорлар Җир атмосферасына секундына 66 км тизлек белән керә һәм чагу эзләр калдырып, юкка чыга. Орионидлар тиз ак төстәге тиз метеорлары белән аерылып торалар, кайчагында артларыннан шлейф сыман озын эз калдыралар”, – дип сөйлиләр бу хакта Уфа планетариенда.
Орионидларны күзәтер өчен иң кулай вакыт – төнге уникедән таң атканга кадәр, бу вакыт аралыгында Орион йолдызлыгы офык өстендә югары күтәрелә, дип өсти белгечләр.
Чыганак: bashinform.ru