Яндекс Погода мәгълүматлары буенча, шимбә көнне, 19 октябрьдә, Уфада аязучан болытлы һава булачак, яңгыр көтелми. Иртән һава температурасы -2°... + 5° градус тәшкил итәчәк, ә көндез һава +7°... + 11°гардуска кадәр җылыначак. Җил талгын, секундына 1,6 метрга кадәр җитәчәк, дип фаразлана.
Якшәмбе көнне, 20 октябрьдә, явым-төшемсез болытлы һава торышы сакланачак. Иртән һава температурасы 0°... + 5°, көндез +7°... + 11° градуска кадәр күтәреләчәк, ә төнлә +1°... + 3°градуска кадәр суытачак. Җил тизлеге 2,2 м/с чамасы булачак. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында кисәтүләренчә, автомобиль юлларында төнлә һәм иртән урыны белән томан төшүе көтелә, күрү мөмкинлеге 500 м һәм аннан да кимрәк тәшкил итәчәк.
Чыганак: bashinform.ru