Барлык яңалыклар
Яңалыклар
18 октябрь 2024, 11:28

Путин "Безнең заман геройлары" ярышында катнашучылар белән очрашты

"Гомерем буена онытмаячакмын. Бөтен Русия һәрвакыт исендә тотачак!"

Путин "Безнең заман геройлары" ярышында катнашучылар белән очрашты
Путин "Безнең заман геройлары" ярышында катнашучылар белән очрашты

Русия президенты Владимир Путин 17 октябрьдә Рима Баталова исемендәге республика спорт әзерлеге үзәгендә булды. Анда махсус хәрби операция ветераннары өчен "Безнең заман геройлары" ярышлары үтте .
Чарада катнашучылар белән президент ярдәмчесе Алексей Дюмин, Русия спорт министры Михаил Дегтяров,Русиянең Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров очрашты.
Турнирда катнашучылар СВО ветераннарына күрсәтелгән ярдәм һәм игътибар өчен Русия президентына рәхмәт белдерде.
-Гомерем буена онытмаячакмын. Бөтен Русия һәрвакыт исендә тотачак!- диде Владимир Путин.- Пуля астына барырга курыкмаган сезнең кебек холыклы кешеләр өчен киртәләр булмавына ышанам.
Турнир "Русия - спорт державасы" XII Халыкара спорт форумы чикләрендә үтте. Ярышларда илнең 8 төбәгеннән: Башкортстан, Удмуртия, Татарстан, Пермь крае, Свердловск, Чиләбе, Самара һәм Ырынбур өлкәләреннән килгән 60 ветеран катнашты. Спорт программасында: өстәл теннисы, утырып волейбол уйнау, армрестлинг, җәядән ату, пуля белән ату, пауэрлифтинг.
2019 нчы елда төзелгән Спорт әзерлеге мәктәбе - Русиянең алдынгы паралимпия объектларының берсе. Аның мәйданы 37 мең квадрат метрдан артып китә. Комплекста универсал спорт мәйданнары, бассейннар, җиңел атлетика юллары бар. Үзәк берьюлы 3900 спортчыны һәм тамашачыны кабул итә ала.
Башкортстанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен барлыгы 5400-дән артык спорт объекты эшли. Адаптив спорт беләнт төбәктә 42 мең кеше шөгыльләнә.
Республика СВО ветеранарына актив ярдәм күрсәтә, алар адаптив физик культура һәм спорт программаларына җәлеп ителә. Атап әйткәндә, "Батырлык" проекты спорт һәм физик активлык аша ветераннарның сәламәтлеген ныгытырга ярдәм итә. Сәламәтлекләрен һәм кызыксынуларын искә алып, алар өчен аерым күнекмәләр программасы әзерләнә.

Путин "Безнең заман геройлары" ярышында катнашучылар белән очрашты
Путин "Безнең заман геройлары" ярышында катнашучылар белән очрашты
Путин "Безнең заман геройлары" ярышында катнашучылар белән очрашты
Путин "Безнең заман геройлары" ярышында катнашучылар белән очрашты
Путин "Безнең заман геройлары" ярышында катнашучылар белән очрашты
Путин "Безнең заман геройлары" ярышында катнашучылар белән очрашты
Путин "Безнең заман геройлары" ярышында катнашучылар белән очрашты
Путин "Безнең заман геройлары" ярышында катнашучылар белән очрашты
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: