-1 °С
Болытлы
20 октябрьдә Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 105 ел тула. Язучының юбилее уңаеннан Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан «Китап» нәшриятендә «Галәмнең дүрт тарафы» дигән китап басылып чыкты.
Башкортстанның халык язучысы Мостай Кәримнең яңа җыентыгы «Әдәби мирас» сериясендә дөнья күрде. Анда кешегә, аның бөеклегенә, күңел матурлыгына һәм рух көченә багышланган шигырьләр тупланган.
Ленин урамындагы «Китап» кибетендә китапның исем туе булды.