20 октябрь төненә каршы төнге 02.00дән алып 04.00 сәгатькә кадәр Көнчыгыш чыгу юлы буйлап хәрәкәтне ябалар. Ике сәгать дәвамында анда авырлык габаритлары корылмалары монтажланачак.
–Хәрәкәтне тулысынча ябу – мәҗбүри чара. Иң элек бу тиешле эшләрне алып барган вакытта юлдагыларның хәвефсезлеген тәэмин итәчәк. Подрядчы оешма Көнчыгыш чыгу юлында трафик иң түбән чакта тиз арада бу эшләрне башкарып чыгачак, – дип сөйләде БРның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Любовь Минакова. – Машина йөртүчеләрне вакытлыча уңайсызлыкларга аңлап карауларын һәм сәфәрләрне планлаштырганда әлеге чикләүне исәпкә алуларын сорыйбыз.
Чыганак: bashinform.ru