Бүген Уфада махсус хәрби операция ветераннарының “Безнең заман геройлары” турниры старт алды. Тантаналы ачылыш “Русия – спорт державасы” Халыкара форумы кысаларында Башкортстанның Р.Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәгендә үтте.
Ярышларда катнашучыларга Русия Герое, “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды рәисе урынбасары Алексей Романов мөрәҗәгать итте.
– Махсус хәрби операция ветераннары белән ярышлар уздыру традициягә әверелде, – диде Алексей Романов. – Бу ярышлар – СВО ветераннарын адаптив спортка, паралимпия хәрәкәтенә җәлеп итү буенча уртак эшебезнең үзенә күрә нәтиҗәсе. Эш дәвам итәчәк. Сынмавыгыз һәм үсеп килүче буыннарга үрнәк күрсәтүегез өчен рәхмәт, кадерле дуслар.
Русия Паралимпия комитеты президенты, Русиянең атказанган тренеры Павел Рожков әйтүенчә, бу турнир беренче тапкыр “Русия – спорт державасы” форумы кысаларында оештырылды.
– Уфага Русия Федерациясе субъектлары җитәкчеләре, министрлар килде, һәм безгә әлеге ярышларның һәр төбәктә ничек үткәрелергә тиешлеген күрсәтү мөһим. Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировка паралимпия хәрәкәте үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерәм. Бу искиткеч спорт комплексы – илдә оештыру эшләре барысы да уйланылган бердәнбер масштаблы объект, – дип бәяләде ул.
Тантана Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы дәүләт әләмнәрен чыгару һәм дәүләт гимннарын башкару белән тәмамланды.
Исегезгә төшерәбез, “Безнең заман геройлары” турниры ярышлары бүген һәм иртәгә узачак. Анда илнең сигез төбәгеннән – Башкортстан, Татарстан, Удмуртия, Пермь крае, Ырынбур, Самара, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләреннән – йөзгә якын спортчы, СВО ветераннары катнашачак. Алар ядрә белән ату, уктан ату, пауэрлифтинг, армрестлинг, өстәл теннисы һәм башка дисциплиналарда көч сынашачак.