- Хәбәрче: Бүген Уфада «Русия – спорт державасы» Халыкара спорт форумы старт алды. Ул "Спорт. Гаилә. Русия" девизы астында үтә. Шәһәр мәйданчыкларында эшлекле сессияләр, ярышлар, мәдәни вакыйгалар һәм Президент каршындагы физик культура һәм спорт буенча советы утырышы узачак. Безнең белән элемтәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. Радий Фәритович, исәнмесез!
Радий Хәбиров: Хәерле көн! Исәнмесез!
Хәбәрче: Шәһәр, төбәк өчен бу форумның төп әһәмияте нәрсәдә?
Радий Хәбиров: «Русия – спорт державасы» – Русия Федерациясенең төп спорт форумы. Бу зур федераль чара. Аның аспектлары күп. Анда тәҗрибә алмашу мөмкинлеге бар, яңа мәгънәләр формалаша, фикердәшләр очраша. Сез беләсез, Форум көннәрендә ил Президенты һәрвакыт физик культура һәм спорт советы утырышын үткәрә, анда тармакны үстерү буенча яңа карарлар кабул ителә. Шуңа күрә, ассызыклап әйтәм, бу Русия Федерациясендә төп спорт бәйрәме.
Кагыйдә буларак, бик күп спортчылар килә. Кичә безгә төрле еллардагы Олимпия уеннарының 170тән артык призеры һәм чемпионнары килде. Бу инде үзеннән-үзе билгеле бер кәефне формалаштыра.
Хәбәрче: Әйдәгез, чарага махсус төзелгән һәм ремонтланган спорт объектларын искә төшерик әле?
Радий Хәбиров: Форумның төп чаралары берничә объектта узачак. Аларның иң мөһиме - көрәш сарае. Бу шактый зур корылма – биш зал, 18 келәм, кунакханә, медицина блогы һәм башкалар. Объект зур - 28 мең кв. м. Минемчә, ул начар килеп чыкмады. Анда форум үзе, шунда ук Русия Федерациясе Президенты каршындагы Совет утырышы узачак.
Бүген фехтование үзәге ачылды. Бу да шактый зур объект. Токиодагы Олимпия уеннары нәтиҗәләре буенча, Башкортстаннан ике спортчы фехтование буенча алтын медальләр алып кайткач, без шундый үзәк төзергә вәгъдә иттек. Һәм бүген без аны тапшырабыз.
Тагын да ишкәкле слалом комплексы. Бик чагу, мавыктыргыч спорт төре ул. Бәлки, киң танылмагандыр, ләкин бик популяр һәм 1980 нче еллардан бирле бездә үсә. Бу комплекс уникаль. Эш шунда ки, ул ел әйләнәсе эшли, чөнки объектка ТЭЦтан җылы су килә.
Моннан тыш, Нефтекамада зур физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачабыз. Без эшләтеп җибәргән спорт объектлары төзелешенең моңарчы күрелмәгән күләмнәре – спорт һәм физик культура үсешсен, меңләгән малайлар һәм кызлар тыныч кына килеп, яхшы шартларда спорт белән шөгыльләнә алсын өчен эшләнә.
Хәбәрче: Форум кысаларында спорт ярышлары да узачак. Сезнең карашка, аларның кайсылары иң масштаблылары? Һәм чит ил спортчылары катнашачакмы?
Радий Хәбиров: Әлбәттә. Без форумда 5 меңгә якын катнашучыны көтәбез. 30 илдән спорт җәмәгатьчелегенең вәкиллеге шактый югары. Чөнки Спорт һәм физик культура министрлары килә. Һәм без алар белән монда очрашулар уздырачакбыз, әлеге катлаулы дөньяда спортны үстерү мөмкинлекләре турында фикер алышачакбыз. Барлык зур спорт федерацияләре җитәкчеләре дә килә. Күп кенә ярышлар үткәрәчәкбез. Бүген яңа фехтование үзәгендә «Салават кылычы» турниры бара. Бу халыкара ярышлар, Үзбәкстан, Беларуссия һәм башка ил командалары катнаша.
Керлинг буенча ярышлар узачак. Бүген кич зур спорт бәйрәме – бик танылган спортчылар көрәше белән «Бокс төне» узачак. Баскетбол, көрәш буенча ярышлар узачак. Ассызыклыйм, һәр спорт объектында диярлек ярышлар уза.
Форум бер генә көн узмаячак, ул иртәгә дә, берсекөнгә дә дәвам итәчәк. 19 октябрьдә Башкортстан Республикасы Башлыгы каршында физик культура һәм спорт советы утырышын үткәрәчәкбез. Тармак үсешенә йомгак ясыйбыз.
Хәбәрче: 19 октябрьдә йөрү көне үтәчәк. Анда 25 меңгә якын кеше катнашачак. Алар Октябрь проспекты буйлап 2 чакрым араны узачак. Ә болай Башкортстанда нинди спорт төрләре популяр?
Радий Хәбиров: Без, чыннан да, традицион рәвештә йөрү көнен үткәрәбез. Бу бездә шактый популяр. Гомумән алганда, республикада һәм Русиядә спорт һәм физкультура белән бик күп кеше мавыга. Паркларда йөри торган өлкән яшьтәге кешеләрне күрәбез. Балалар һәм яшьләр спорт белән бик актив шөгыльләнә.
Башкортстанда спорт төрләре шактый күп. Хоккейны бик яратабыз. Яраткан командабыз – “Салават Юлаев". Аның белән горурланабы. Футбол да начар бармый – кайдадыр уңышларыбыз бар, кайдадыр - югалтулар. Волейбол клубы, баскетбол бик яхшы үсә. Көрәшне яратабыз. Безнең милли спорт төре дә бар – көрәш. Шуңа күрә без грек-рим, ирекле көрәш, самбо, дзюдоны үстерәбез. Грэпплинг әйбәт кенә үсешә. Бездә грэпплинг буенча ике тапкыр дөнья чемпионы Джефф Монсон күнегүләр үткәрә. Бокс бик яхшы үсә – бездә беренче Русия, Европа чемпионнары барлыкка килә башлады. Фехтование турында әйттем инде.
Бәлки, малайлар һәм кызларның бөек спортчылар булуы мәҗбүри дә түгелдер. Иң мөһиме - аларның нык, көчле һәм сәламәт булулары.