Яңалыклар
14 октябрь 2024, 04:16

Көз кояшы озак җылытырмы?

Бу атнага һава торышы билгеле.

Автор фотосы.Автор фотосы.
Автор фотосы.

Табигатькә көз ныклы хуҗа булып алды.

Синоптиклар фаразлавынча, бу атнада кояшлы һәм коры көннәр болытлы һәм яңгырлысы белән алмашыначак. Алай да атнаның беренче өч көнендә җылы һава торышы сакланачак, ди Башгидрометүзәк белгечләре.

Бүген, 14 октябрьдә, явым-төшем көтелми. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан. Термометр баганалары көндез +7, +12 градуска күтәреләчәк.

Сишәмбе, 15 октябрьдә, шулай ук явым-төшемсез булачак. Җил көньяктан. Һава температурасы төнлә -2, -7 градус, урыны белән -13 градуска кадәр салкынайта. Көндез +6, +11 градус булуы фаразлана.

Чәршәмбе, 16 октябрьдә, шулай ук явым-төшем көтелми. Җил көньяктан. Һава температурасы төнлә -2, -7 градус, урыны белән янә -13 градус булмакчы. Көндез термометр баганалары +6, +11 градус тирәсендә булачак.

Атнаның икенче яртысында болытлы һәм яңгырлы көз башлануы ихтимал.

Gismeteo мәгълүматы буенча, пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә, 17 һәм 18 октябрьдә, болытлы булачак һәм бераз яңгыр явачак. Ә якшәмбе, 20 октябрьдә, карлы яңгыр явуы көтелә. Һава температурасы көндез +6, +7 градустан әллә ни артмый.

Ничек кенә булмасын, шөкер, быегы көз кояшлы һәм җылы көннәре белән сөендерде. Җәйнең озайлы яңгырларыннан соң аеруча тансык булды алар.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас