2024 елда Русиянең эре мегаполисларында тәүге кар яву очраклары күпьеллык уртача нормалардан соңрак булуы көтелә. Яндекс Погоданың Метеум технологиясе фаразлары буенча, Уфада тәүге яву очракларын 20-25 октябрьдә көтәргә кирәк.
Сервис шулай ук русиялеләрне бу ялларда нинди һава торышы көтүен дә хәбәр итә. Бүген, 12 октябрьдә, Уфада көн аяз явм-төшемсез булмакчы. Булмакчы. Һава температурасы көндез +1°…+4° градуска кадәр җылыначак. Җил талгын, тизлеге секундына 5 метрга кадәр җитәчәк.
Якшәмбе көнне, 13 октябрьдә, болытсыз һава торышы сакланачак. Яңгырлар көтелми. Иртән һава температурасы –5°…0° тәшкил итәчәк, көндез +2°…+6° булачак, төнлә –3°…0° градуска кадәр салкынайтмакчы. Җил тизлеге секундына 2 метр чамасы булуы көтелә.
Чыганак: bashinform.ru