Яңалыклар
11 октябрь 2024, 05:10

Башкортстанда беренче кар яуган

Бүген төнен кайсы районнарда кар яуды?

Социаль челтәр.Социаль челтәр.
Социаль челтәр.

Бүген төнен Башкортстанның кайсыбер районнарында беренче кар яуган.

Ел саен көтмәгәндә дә килә дә җитә шул кар. Быелгысы Башкортстан республикасы көненә туры килүе белән хәтердә калыр, мөгаен.

Кар яуган районнар халкы иртән үк социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда фотолар белән уртаклаша башлады. Алардан күренүенчә, узган төндә Салават, Караидел, Аскын һәм Тәтешле районнарында кар яуган.

Ә сезнең якта бүген төнен һава торышы ничек булды? Беренче кар сезнең якка да килеп җиттеме әллә?

Социаль челтәр.
Социаль челтәр.
Социаль челтәр.
Социаль челтәр.
Социаль челтәр.
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас