Абхазия президенты Аслан Бжания һәм БР Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның Агыйдел елгасы ярында урнаштырылган Колоннаданы тантаналы ачуда катнашты. Корылма башкорт һәм абхаз халыклары дуслыгын чагылдыра.
Билгеле булуынча, Колоннада нигезенә беренче таш 2023 елның 11 октябрендә - Республика көнендә салынган иде. Уфада урнаштырылган Колоннада 1948 елда Сухумка ярында урнаштырылган корылманың күчермәсе.
Башкортстан Башлыгы республикада яшәүчеләрне Колоннада ачылуы белән котлады һәм Абхазия белән дуслык элемтәләре сакланачагына ышанычын белдерде.
Абхазия президенты Аслан Бжания Колоннаданың Башкортстан Республикасы көне алдыннан ачылу әһәмиятен билгеләде һәм яңа архитектура корылмасының шәһәр халкының яраткан ял урыннарының берсенә әверелүенә ышанычын белдерде.
БР Башлыгы сайтыннан.