Яңалыклар
10 октябрь 2024, 14:32

Туризмны үстерү турында да сөйләштеләр

10 октябрьдә Республика йортында Абхазия президенты Аслан Бжания һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров очрашуы үтте.

Туризмны үстерү турында да сөйләштеләрТуризмны үстерү турында да сөйләштеләр
Туризмны үстерү турында да сөйләштеләр

"Туризм - Башкортстан белән Абхазия арасындагы хезмәттәшлекнең төп юнәлешләренең берсе", - дип билгеләде Радий Хәбиров. Мәсәлән, республиканың өлкән яшьтәгеләрнең пилот төркеме "Башкорт-абхаз озын гомерлелеге" программасы чикләрендә Абхазиягә сәяхәт кылды. Сәфәр аларда якты тәэсирләр калдырган.
"Сезнең ил башкаласында аэропорт төзү эшләренең планга ярашлы баруын беләбез һәм без Уфа-Сухум туры рейсын булдыру мәсьәләсен карыйбыз", -диде Радий Хәбиров.
"Уфа белән Сухум арасында авиарейслар ачу безнең өчен үтә әһәмиятле. Без Башкортстанда яшәүчеләрнең безгә килүләрен, сәламәтлекләрен ныгытуларын һәм Абхазия кояшы белән ләззәтләнүләрен телибез",- диде Аслан Бжания мәсьәләгә кызыксынуын белдереп.
Очрашуда шулай ук икеяклы сәүдә-икътисади хезмәттәшлек һәм мөнәсәбәтләрне арытаба үстерү планы буенча фикер алышулар да барды.

БР Башлыгы сайтыннан.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас