М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә 105 яшь тулу уңаеннан башкорт әдәбияты классигының «Кара сулар» поэмасы буенча премьера тәкъдим итә.
Куючы режиссер – Илсур Казакбаев.
Иҗат мизгеле ачылу уңаеннан үткәрелгән матбугат утырышында театр директоры Рәфис Мөхәммәтҗанов Мостай Кәримнең 105 еллыгына багышланган башка чаралар турында да сөйләде. Башкортстан яшьләр театры спектакльләрен инде Чишмә районы Келәш (язучының туган авылы) авылы халкы күргән. 24-27 октябрьдә исә аларны Поляр түгәрәктә урнашкан дөньядагы бердәнбер шәһәр – Салехард тамашачыларына тәкъдим итәчәкләр.
«2025 елда Мостай Кәримнең туган көне уңаеннан театрыбыз базасында «Колонсак» балалар һәм яшьләр өчен спектакльләр халыкара театр фестивале уздырырга планлаштырабыз. Башкортстан Республикасы Башлыгы указы инде имзаланган. Фестиваль өч елга бер тапкыр уздырылачак», - дип сөйләде Рәфис Мөхәммәтҗанов.