-2 °С
Кар
2025 елның 1 мартыннан Русиядә ОСАГО полисы булу-булмавын юл камералары ярдәмендә тикшерә башлаячаклар.
Дистанцион тикшерү буенча эксперимент 2025 ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Тест чоры вакытында полиссыз йөргән машина хуҗаларына Госуслугидагы шәхси кабинетларына кисәтүләр киләчәк. Әгәр тәҗрибә уңышлы булса, аның дәвамлылыгын кыскартачаклар, ә система тулы форматлы режимда эшли башлаячак, һәм хокук бозучыларга штрафлар белән "Бәхет хатлары" килә башлаячак.