Барлык яңалыклар
Яңалыклар
8 октябрь 2024, 11:35

Килсеннәр генә!

Башкортстанда халыкның миграция үсеше күзәтелә.

Килсеннәр генә!
Килсеннәр генә!

Башкортстанда халыкның миграция үсеше күзәтелә. 2024 елның җиде аенда халык саны 2014 кешегә арткан. Моны Радий Хәбиров яхшы күрсәткеч, дип билгеләде.

— Безгә эшче көчләр дә, халык та күчеп килә, бик яхшы. Бу исә җәмгыятнең торышы һәм төбәкнең икътисади хәле күрсәткечләренең берсе, –диде ул Башкортстан хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә.

Икътисади фәннәр докторы Рөстәм Ахунов сүзләренә караганда, быел Идел буе федераль округы төбәкләре арасында, Башкортстаннан тыш, ике төбәктә халыкның миграция исәбенә артуы теркәлгән: Татарстанда (+3716) һәм Удмуртияда (+578).

–Республикада һәрдаим яңа предприятиеләр ачыла, эш урыннары арта. Без үсәбез, эшче көчләрнең җитмәве моңа киртә булып торырга мөмкин. Шуңа күрә мәсьәләне эзмә-эзлекле хәл итәргә кирәк, шул исәптән читтән килгән эшчеләрне җәлеп итеп. Безнең бу җәһәттән совет чорыннан калган тәҗрибә бар. Ул чорда эре предприятиеләрдә вьетнамнар эшләде. Үткәннәрнең яхшы күренешләрен алырга, искә төшерергә, кулланырга кирәк, –ди икътисади фәннәр кандидаты Рөстәм Камалов.

 

 

Фото: reg-inet.ru

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: