Барлык яңалыклар
Яңалыклар
7 октябрь 2024, 16:29

Уфада "Салют" балалар комплексы ачылды

7 октябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Салют" реабилитация- белем комплексын ачу тантанасында катнашты.

Уфада "Салют" балалар комплексы ачылды
Уфада "Салют" балалар комплексы ачылды
Проект 2 млрд. сумга төшкән.  Гомум мәйданы 25,7 мең квадрат метр тәшкил иткән "Салют" реабилитация үзәгендә медицина блогы белән стационар, психоневрология һәм эпилептология балалар үзәге, 192 урынга "Йондыз" мәктәбе урнашкан.  "Салют"та ел саен сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле 7 мең бала хезмәтләндереләчәк.
Башкортстан Башлыгы республикада яшәүчеләрне яңа комплекс ачылуы белән котлады һәм аны төзүдә катнашучыларга рәхмәт белдерде.
Радий Хәбиров белдерүенчә, республикада 20 мең  "үзенчәлекле" бала яши. Шуңа күрә ата-аналар үтенече буенча "Салют" комплексын төзү турында карар кабул ителгән.  "Бу - уникаль учреждение. Без биредә, балалар кирәкле ярдәмне ала алсын өчен, социаль һәм медицина реабилитацияләрен, белем бирү һәм коррекцион программаларны берләштерергә тырыштык. Республикада "үзенчәлекле" балалар өчен эшләүче инфраструктура үсешкән. Бу 36 коррекцион мәктәп, 23 реабилитация үзәге дигән сүз. Салют исә әлеге зур һәм мөһим эшнең флагманы булачак һәм ул балаларга үзләрен сәламәт һәм көчлерәк, ышанычлырак итеп тою мөмкинлеген бирәчәк", - диде республика җитәкчесе.
 
"БР Башлыгы" сайтыннан.
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: