Уфада 51нче яшендә “Салават Юлаев” хоккей клубы тренеры Андрей Дәүләтовның гомере өзелде. Бу хакта Уфа хоккей клубы ветераннары хәбәр итте.
Андрей Әүфәт улы 2017нче елдан 2024 елга кадәр “Салават Юлаев” хоккей клубында эшләде. Аның җитәкчелегендә команда төбәк һәм бөтенрусия ярышларында берничә тапкыр җиңүче һәм призер булды.
Ул яшь хоккейчыларны тәрбияләүгә зур көч салды.
Андрей Дәүләтов, хоккейчы буларак, туган клубыннан тыш, Лениногорскиның “Нефтяник” һәм Пензаның “Дизель” командалары өчен чыгыш ясады.
Мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз...