«Бүген 7 октябрьдә президент Владимир Путин туган көнен билгели,—диде Радий Хәбиров төбәк хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә.— Ихлас күңелдән аңа тазалык, ныклык телибез. Илебездә шундый президент булуы өчен аңа рәхмәтебезне белдерәбез. Аңа ышанычлы терәк булуыбыз өчен кулдан килгән бөтен эшне эшләргә тиешбез. Дәүләтебез башлыгын туган көне белән!»
Президент, һәр елдагыча, быел да туган көнен эш урынында каршылый. Бүген аның эш графигында, башка мөһим эшләр белән беррәттән, БДБ дәүләтләре лидерлары белән очрашу да билгеләнгән.
Искә төшерик: быел март аенда үткән президент сайлауларында Владимир Путин җиңү яулады — сайлаучыларның 87,28% тавыш биреп, аңа ышанычын күрсәтте.
Фото: ria.ru