7 октябрьдә республикада "Русия формалашучы күпполярлы дөньяда: киләчәкне уйлап" Халыкара гыйльми-гамәли конференция ачылды.
Юрий Шувалов конференцияне ачып, бүгенге көндә коллектив хәвефсезлекне оештыруда ОДКБ илләре тоткан карашның үтә әһәмиятле булуын билгеләде. Әгъза-дәүләтләр җаваплылык зонасында булган конфликтларны көйләүдә зур тырышлык сала.
"Бүген без традицион мәсьәләләрдән тыш, дөньяда барган глобаль процесслар буенча да фикер алышабыз, алар яңа дөньяга күчү белән бәйле. Әле дөнья нинди булыр дигән дискуссияләр бара, ләкин бер полярлы дөнья яшәүдән туктый. Шуңа да бу сөйләшү гаять мөһим", диде Шувалов җылы кабул итүе өчен Башкортстанга рәхмәтен җиткереп.
Конференциядә катнашучылар эшлекле программа чикләрендә халыкара мәсьәләләрдә Евразия йогынтысының формалашу һәм перспективалар принциплары, халыкара әһәмияттәге табигать һәм мәдәни мирас объектларының Евразия территориясенең тотрыклы үсешенә йогынтысы һәм Русия финанс суверенитетының бәйсезлек мәсьәләрен тикшерде.
Быел БР Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы җитәкчелегендә ШОС һәм БРИКС илләренә 5 бизнес-миссия оештырылган. Чит ил партнерлар белән хезмәттәшлекне киңәйтү өчен Башкортстан вәкилләре институты булдырылган. Безнең вәкиллекләр Беларуссия, Казахстан, Үзбәкстан, Төркия һәм Кытайда уңышлы эшли. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә һәм Иранда вәкиллек ачарга әзерләнәләр.
Чараның икенче эш көне төп тармакларда ясалма интеллект технологияләрен файдалану темасына багышланачак.
БР Хөкүмәте сайтыннан.