"Русия формалашучы күпполярлы дөньяда: киләчәкне уйлап" гыйльми-гамәли конференциясе чикләрендә "Финанс суверенитеты буларак икътисадның реаль секторына инвестицияләр: яңа белем компетенцияләре һәм перспективалар" сессиясе үтте. Анда булачак БРИКС саммитының төп темаларының берсе булган финанс суверенитеты мәсьәләләре тикшерелде.
"Күпполярлы дөнья - ул котылгысыз! Күпполярлы дөньяда катнашучы буларак Русия бу процесста тарихи рольдә, -диде Социаль-консерватив сәясәт үзәге вице-президенты Илья Горбунов. - Русия һәм коллектив Көнбатышның каршы торуы санкцияләр игълан ителгән вакыттан түгел, хәтта 2014 елдан да түгел, ә күпкә иртәрәк - 2005 нче еллар тирәсендә башланды. Шул вакыттан алып ул дәвам итә һәм, мөгаен, дәвам итәр дә. Шуңа күрә Русиянең күпполярлы дөнья системасын төзүдән башка чарасы юк. Хәзер аның союздашлары бар. Алар - бүген дөньяның финанс, сәнәгать һәм технологик секторлары вәкилләре".
Сессиядә реаль сектор предприятиеләре банклар клиентлары булганлыктан, төп югары ставка шартларында финанс учреждениеләренең сәнәгатькә ярдәм итәргә тиешлеге турында әйтелде. Продуктлар, банк хезмәтләре тикшерелде.
Финанс суверенитеты технологик һәм сәнәгать куәтенә, шулай ук квалификацияле белгечләргә нигезләнергә тиеш. Финанс сәнәгать төркемнәре булдыру перспективалары буенча фикер алышулар барды. Бүген Русия һәм аның БРИКС һәм БРИКС Плюс буенча партнерлары, күпполярлы дөньяның яңа контурларын формалаштыру өчен, сәнәгать һәм технологик куәткә ия дигән фикерләр яңгыратылды сессиядә.
БР Хөкүмәте сайтыннан.