Барлык яңалыклар
Яңалыклар
4 октябрь , 09:18

Ялларда һава торышы ничек булыр?

Көннәр ныклап көзгә авыша.

Ялларда һава торышы ничек булыр?
Ялларда һава торышы ничек булыр?

Октябрьнең беренче көннәре кояшлы һава торышы белән сөендерде. Әмма ялларга һава температурасы җайлап түбәнәя башлаячак, ди Башгидрометүзәк синоптиклары.

Бүген, 4 октябрьдә, явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан. Көндез термометр баганалары +13, +18 градус күрсәтәчәк.

Шимбә көнне, 5 октябрьдә, шулай ук әллә ни явым-төшем юк. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан. Һава температурасы төнлә 0, +5 градус булса, урыны белән -5 градуска төшәчәк, көндез +13, +18 градус фаразлана.

Якшәмбе, 6 октябрьдә, урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан искән җил төньяк-көнбатышка үзгәрәчәк. Һава температурасы төнлә +3, +8 градус, урыны белән -2 градус салкын булачак. Көндез термометр баганалары +12, +17 градуска күтәреләчәк.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: