Барлык яңалыклар
Яңалыклар
4 октябрь , 11:01

Шахматчы кыз приз акчасын СВОга тапшырган

Алисә әнисе үрнәгендә сугышчыларга ярдәм итә, диләр.

Район хакимиятенең телеграм-каналы
Район хакимиятенең телеграм-каналы

Башкортстанның яшь шахматчысы үзенең приз акчаларын махсус хәрби операциядә катнашучыларга тапшырган. Спортчы кызның патриотик гамәле турында Туймазы районы хакимиятеннән хәбәр иттеләр.

Алисә Туймазы спорт мәктәбендә дүртенче ел шахмат белән шөгыльләнә, муниципаль һәм республика ярышларында уңышлы чыгыш ясый.

Быел яз көне Алисә кызлар арасында район беренчелегендә җиңә.  Шул вакытта ул социаль челтәрдә СВО хәрбиләре өчен акча җыю турында белдерүне күреп кала. Кыз, озак уйлап тормый, үзенең приз акчасын радиоэлектрон көрәш системасын сатып алуга җибәрә.

Август аенда Алисә Башкортстан беренчелегендә блиц буенча өченче урынны яулый. Һәм янә акчалата призының зур өлешен хәрби хезмәткәрләр өчен әйберләр сатып алучы волонтерларга бирә.

“Алисә әнисе үрнәгендә сугышчыларга ярдәм итә. Аның әнисе “Маскита” клубы ирекмәннәренә маскировка челтәрләре үрергә, гуманитар йөк җыярга булыша. Без Алисәгә һәм аның әнисенә битараф булмаганнары өчен рәхмәт белдерәбез”, – диләр муниципалитетта.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: