Барлык яңалыклар
Яңалыклар
4 октябрь , 19:55

Олимпия уеннары чемпионнары Уфага килә!

Нинди чара көтелә?

Олимпия уеннары чемпионнары Уфага килә!
Олимпия уеннары чемпионнары Уфага килә!

Нинди чара көтелә?

Уфага «Русия – спорт державасы» Халыкара спорт форумына Олипия уеннары чемпионнары һәм призерлары киләчәк.

17-19 октябрьдә Уфада узачак «Русия – спорт державасы» XII Халыкара спорт форумының мәртәбәле кунаклары булып Русия Олипия комитетының зур делегациясе, 150дән артык кеше киләчәк. Алар арасында Олимпия уеннары җиңүчеләре һәм призерлары, тренерлар, шулай ук Русиянең олимпия резервына кергән яшь спортчылар да бар.

Русия Олимпия комитеты делегациясе составында синхрон йөзү буенча җиде тапкыр олимпия чемпионы Светлана Ромашкина, фехтование буенча ике тапкыр олимпия чемпионы Софья Позднякова, спорт гимнастикасы буенча Олипияя уеннары чемпионы Никита Нагорный, фехтование буенча ике тапкыр олимпия чемпионы Софья Великая һәм башка танылган спортчылар булыр.

Олимпия чемпионнары форум программасында, спортчылар комиссиясенең киңәйтелгән утырышында, шулай ук Бөтенрусия йөреш көне чарасында катнашачак. Исегезгә төшерәбез, 19 октябрьдә Уфада массакүләм спортның төп традицион бәйрәмнәренең берсе – Бөтенрусия йөреш көне узар.

Зур спорт чарасында 25000нән артык кеше катнашачак. Алар арасында шәһәр халкы һәм кунаклары, форумда катнашучылар, спорт һәм СВО ветераннары бар. Русия Олимпия комитетының зур делегациясен каршы алу тантанасы 16 октябрьдә 15:30 сәгатьтә «Уфа» халыкара аэропортында узачак.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: