Барлык яңалыклар
Яңалыклар
4 октябрь , 10:48

Аларга газ барып кына җиткән әле

Сезнең якта газ кермәгән авыллар бармы?

Аларга газ барып кына җиткән әле
Аларга газ барып кына җиткән әле

Сезнең якта газ кермәгән авыллар бармы?

 

Күпләр өйләренә кайчан газ кертелүен, аны куллана башлаган көнен дә оныткандыр. Ә менә Кузгауда бу эш башланып кына тора.

Башкортстан Республикасының Кузгау авылына газ кертелде. «Газпром газ бүлү Уфа» оешмасы белгечләре Башкортстан Республикасы Краснокама районының Кузгау  авылын газлаштыру өчен гомуми озынлыгы 9,9 км булган төбәкара һәм бүлү газүткәргечләрен файдалануга тапшырдылар.

Объектлар 2021-2025 елларга төбәкне газ белән тәэмин итүне үстерү һәм газлаштыру программасы кысаларында төзелгән. Яңа челтәрләр 170 шәхси йортны тоташтыруның техник мөмкинлеген тәэмин иткән. "Төбәктә яңа газүткәргечләр төзү һәм файдалануга тапшыру буенча актив эш алып барыла. Бүген газга кушылу мөмкинлеге Кузгау авылы халкына да бирелде, алар белән инде 24 килешү төзелгән. Йортларны газ кабул итүгә әзер булган саен тоташтырачакбыз«, – дип билгеләп үтте  “Газпром регионара газ Уфа” ҖЧҖ оешманың генеральный директоры Альберт Локманов.

Аларга газ барып кына җиткән әле
Аларга газ барып кына җиткән әле
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: