Башкортстан премьер-министры вазифаларын башкаручы Андрей Назаров Көрәш сараендагы “Русия – спорт державасы” форумы белән идарә итү үзәгендә булды. Исегезгә төшерәбез, илнең төп спорт чарасы Уфада 17-19 октябрьдә узачак.
Идарә үзәге Форумның оештыру бурычларын хәл итү өчен оештырылган. Анда 60тан артык белгеч көн саен яшәү, логистика, форумның эшлекле программасында катнашу һәм башка мәсьәләләр буенча 200дән артык шалтырату кабул итә.
– Идарә үзәге Уфада “Русия – спорт державасы” XII Халыкара спорт форумының эшен тәэмин итүдә төп роль уйный. Аның ярдәмендә без хәвефсезлек мәсьәләләрен, ярышлар уздыруны һәм чараның башка мөһим юнәлешләрен координацияли алачакбыз. Иң мөһиме – без форумда катнашучылар һәм мәртәбәле кунаклар өчен уңайлы шартлар тудырабыз, – диде Андрей Назаров.
Әйткәндәй, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров барлык җаваплы ведомстволарга форумны уздыруга ныклы әзерләнергә кушты.
– Бу – безнең республика өчен быелгы иң зур чараларның берсе. Дөньяның 100дән артык иленнән делегацияләр килү күздә тотыла, – диде ул.
Үзәк “Русия – спорт державасы” форумы ахырына кадәр тәүлек әйләнәсе эшләячәк. Кунаклар һәм катнашучылар 8-800-302-75-02 телефоны буенча консультация алырга мөмкин (Русия буенча бердәм бушлай номер).
Әлеге чарада катнашу өчен сылтама аша теркәлергә кирәк.