Күмертау хакимияте башлыгы Олег Астахов махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына гуманитар ярдәм илтү колоннасын җитәкләде.
Алар Донбасска хәрбиләрнең үтенече буенча мотоцикл, берничә 1000 литрлы еврокуб су һәм генераторлар алып барганнар. Шулай ук егетләргә бензопила, маскет челтәрләр, җылылык радиаторлары, пропан баллоннары, янгын сүндергечләр, яшеренү материаллары, азык-төлек, балалар хатлары һәм шәхси посылкаларны тапшырганнар.
“Якташлар белән күрештек, сугышчылар белән аралаштым, хәрбиләргә туганнарының барлык посылкаларын һәм теләкләрен җиткердем. Ватанга чын күңелдән хезмәт иткән егетләребезгә карата горурлык хисе туа. Елмаюлы йөзләрне күрү, яхшы сүзләр ишетү күңелле. Видеоларда – безнең сәфәрнең бер өлеше генә, иң кыйммәтлесе һәм дулкынландыргычы – хәтердә һәм йөрәктә”, – дип язган Олег Астахов үзенең telegram-каналында.
Хакимият башлыгы гуманитар йөк туплауда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдергән һәм сугышчылар өчен һәр әйбер бик кирәк дип белдергән.
Исегезгә төшерәбез, Русия Президенты Владимир Путин 1 августтан 31 декабрьгә кадәр контракт төзегән хәрби операциядә катнашучыларга 400 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы указга кул куйды. Моңа кадәр Башкортстанда контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләү күләме арткан иде. Шулай итеп, федераль түләүләрне исәпкә алып, Башкортстаннан хәрбиләр бер мәртәбә 1 миллион 205 мең сум алала.